4 октябрьгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава көтелә.
Иртәгә, 4 октябрь көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көнбатыштан көньяк-көнбатышка исүчән җил секундына 5-10 метр, урыны белән 15-18 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез һава температурасы +14..+19 градус була.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев