Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил якынлаша

Алдагы сәгатьләрдә һава шартларының начараюы көтелә.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән хәбәр иттеләр.

«Алдагы сәгатьләрдә һәм кичкә кадәр Татарстан Республикасы һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк», - дип белдерделәр идарәдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, һава шартлары начарайган вакытта электр тапшыру линияләре, реклама щитлары, агачлар һәм йорт кәрнизләре астында тормавың хәерле. Давыл вакытында өйдән чыкмаска, урамда исә йорт диварларына ышыкланмаска, иң яхшысы – җир асты кичүләре яки йорт подъездларына кереп яшеренергә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/19/190045/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев