Реклама
Иртәгә яшенле яңгыр көтелә.
Иртәгә - 14 августта алмашынучан болытлы көн көтелә. Көндез урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Җил көнбатыштан 4-9 м/с тизлек белән исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 20 м/с ка җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +13 +15 градус, көндез максималь температура +22 +24 градус булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз