Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Хәрби хезмәткә әзерме?

1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел язгы чакырылышта 200 райондашыбыз медицина күзәтүе үтәчәк, 16 егет хәрби хезмәткә озаты- лырга тиеш. Шул ук вакытта контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыру да бара.

- Хәрби хезмәткә чакырылучы 18 яшьлек гражданнар тыл тәэмин итү частьларына - яңа төбәкләрдән тыш. Россия территориясендәге берләшмәләргә һәм хәрби частьларга хезмәт итәргә җибәрелә. Алар территориядә эчке тәртипне саклау белән бәйле чараларны үтәячәк: корал белән эш итәргә, стройда йөрергә һәм башка күнегүләргә өйрәнәчәк. Хәрби хезмәтне чик буе гаскәрләрендә дә үтәргә мөмкин. Хәрби хезмәткә алынучылар махсус хәрби операциягә җибәрелми, -ди хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең резервтагы рәисе Илшат Яббаров.

РФ законнары нигезендә, хәрби хезмәткә чакыру яше озайтылды: армиягә 18-30 яшьлек гражданнар чакырыла. Үзгәрешләр 2024нче елның 1 гыйнварына кадәр 27 яшь тулган гражданнарга, В категорияле кичектерүләре булган яки азат ителгән россиялеләргә кагылмый.

Узган атнада район поликлиникасында чакырылыш ко-миссиясенең беренче утырышы узды. Хәрби хезмәткә беренче озату апрельнең икенче яртысында булачак.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 12 апрель санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев