Ваемсызлыкмы, әллә...
Күпфатирлы йортларда канализация торбалары тыгылу очраклары арта бара
Кайбер күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән канализация торбаларының тыгылуы, шакшы суларның унитазга, хәтта ваннага агып чыгуы, сасы ис таралуга канәгатьсезлек белдерүләре хакында хәбәрләрне еш ишетергә туры килә. Болар хакында “Авыл утлары” газетасында да берничә язма дөнья күрде. Бу теманы Мөслим телевидениесе яктыртты, социаль челтәрләрдә дә болар хакында кат-кат язылды.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр район инженерлык челтәрләрен һәм җитәкчелекне гаепли: янәсе, күпфатирлы йортларны карамыйлар, чарасын күрмиләр. Сүз дә юк, 40-50 ел элек салынган йортларның канализация торбалары тузадыр. Кыска гына вакыт эчендә аларның барысын да алыштыру мөмкин түгел. Әмма тыгылган канализация торбаларын чистартканда чыккан чүп-чар арасында да ниләр генә юк! Идән чүпрәкләре, ашамлык калдыклары, бала чүпрәкләре, эчке киемнәр, гигиена чаралары, шешәләргә хәтле бар. Аларны канализация торбасына кем ташлаган? Инженерлык челтәрләрендә эшләүчеләр яки җитәкчелек ташлаганмы? Бу – шушы йортларда яшәүчеләрнең гамьсезлеге, ваемсызлыгы. Әмма күпфатирлы йортларда яшәүчеләр моны аңларга теләми. Күп очракта алар – төп хуҗалар түгел, ә фатир яллап яшәүчеләр. Фатир яллап яшәүчеләрнең дә күбесе – уңышсыз гаиләләр, тәртипсез тормыш алып баручы ялгыз ир-ат яисә хатын-кызлар. Андыйларга арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев