Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Учак ягу тыела

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Махсус режим 22 апрельдән 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда учак ягу, коры үлән яки чүп яндыру тыела.

– Урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, җитештерү объектлары, урманнар янәшәсендә, урман белән чиктәш торфлы участокларда учакта һәм мангалларда ризык әзерләү рөхсәт ителми. 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр кулланырга да ярамый. Кагыйдәләрне бозу очракларына тап булганда, 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итүегез сорала, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин. 

Быел җирлегебездә биш янгын очрагы теркәлгән. Аларның барысы да электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпле килеп чыккан. Узган ел шушы чорда бу күрсәткеч 15 булган.

Лилия Шәймиева

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев