Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Тукландыру дөрес оештырыламы?

Мәгариф учреждениеләрендә балаларның туклануы һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Җитәкчелек кенә түгел, ә төрле контроль-күзәтчелек органнары да балаларның туклануын, ризыкларның сыйфатлы булуын һәрдаим тикшереп торалар. Бик еш булмаса да, башка төбәкләрдә балаларның бакчада яисә мәктәптә агулану очраклары хакында ишетергә туры килә. Район контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Срурова белән шулар хакында сөйләштек.

– Лилия Рәисовна, районда белем бирү учреждениеләрен продукция белән тәэмин итү ничек оештырылган?

– Бүген Мөслим районында 30 белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру “Граф-плюс”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

– Тикшерүләр барышында нәрсәләргә игътибар итәсез?

– Ел башыннан алып, бүгенге көнгә кадәр барлыгы 9 мәгариф учреждениесендә булырга өлгердек. Тикшерү барышында технологик карталарга, аш әзерләү картасына, бердәм меню буенча пешерү, азык-төлекнең накладнойлары, әзер продуктларның бракераж журналы, продукциянең факттагы авырлыгына аерым игътибар бирелде.  Туклануны оештыру өчен җаваплылар билгеләнгән һәм белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең туклану графигы төзелгән.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Л.Срурованың шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев