Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды

Әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә.

Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаилә» программасы буенча дәүләт ярдәмен – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара.

Әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә.

Программада Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан яшь гаиләләр катнаша һәм торакка норматив бәянең 30-35 проценты күләмендә дәүләттән субсидиягә дәгъва итә ала. 2024 елда 2 кешелек гаиләгә дәүләт ярдәменең максималь күләме – 2 миллион сумга якын, 3 кешелек гаиләгә – 2,5 миллион сум диярлек, 4 кешелек гаиләгә – 3,3 миллион сум, ә 5 кешелек гаиләгә 4,1 миллионнан артык сумны тәшкил итә.

Яшь гаиләгә документларны теркәү өчен кайда мөрәҗәгать итү турында тулырак мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында белеп була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев