Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Татарча диктант» акциясе старт алды

Диктант язуда районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы 15 кеше катнашты.

Кичәбөтен дөнья буйлап "Татарча диктант" акциясе старт алды. Диктант язу урыны булып теркәлгән “Мизгел” яшьләр үзәгенә узган акциядә катнашырга теләге булганнарга Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзек тәкъдим ителде. Диктант язуда районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы 15 кеше катнашты.

– Әлеге чара “Татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге бирә. Моңа кадәр дә шушындый акцияләрдә катнашканым булды. Кеше туган телен яратырга, грамоталы булырга тиеш. Грамоталы булу – модада! – диде туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Йолдыз Зәкиева.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев