Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Сургут шәһәре Сабантуенда күргәзмә белән

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Сургут шәһәрендә узган Сабантуйда күргәзмә белән катнаштылар.

- Мөслим туган як музее коллективы ел саен төрле өлкәләрдә уза торган Сабан туйларында күргәзмәләр ясый. Быел без, Мөслимебез сәнгать осталары, бер төркем мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Сургут шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәмен уздыруда катнаштык. Татар йорты күренешен, якташ сынчыбыз Илисәй Имамов ясаган сыннарны, "Каз өмәсе" пленерында иҗат ителгән матур картиналарны, Мөслимебез уңганнары күз нурларын түгеп чиккән сөлгеләрен, мендәрләрен халыкка тәкъдим иттек. Музей директоры Нәзилә Бәдертдинова тамбур чигүе буенча осталык дәресе үткәрде, - дип язалар туган якны өйрәнү музееннан.

Фотолар - туган якны өйрәнү музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев