Сессия үтте
Мөслим муниципаль район советының дүртенче чакырылыш XXXVI сессиясе үтте.
Сессиянең көн тәртибендә ун мәсьәлә каралды. Төп мәсьәләләр район Советының “2024 елга һәм 2025-2026 еллар планлы чорына бюджет турында” карарына үзгәрешләр кертү һәм әлеге карар проекты турында иде. Сессиядә район милкен хосусыйлаштыру планын фаразлауны үтәү турында хисап үтәлеше; “Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен раслау турында” карарына үзгәрешләр кертү; район милкендәге өченче затлар хокукларыннан ирекле булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, аларга ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга каралган мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару тәртибен, шулай ук милекне арендага бирү тәртибен раслау турында мәсьәләләр каралды. Моннан тыш район Советының берничә карарына үзгәрешләр кертелде.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев