Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды, ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

2 ноябрь, шимбә ялы 30 апрельгә күчерелде. Димәк, бу көнне россиялеләргә эшкә чыгарга туры киләчәк.

Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә Россия Хезмәт кодексының 96 маддәсе буенча, эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара. 2 ноябрьдә дә шулай булачак.

Соңыннан Россия халкын дүрт көнлек, ә Татарстан халкын өч көнлек эш атнасы көтә. Республикада 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев