Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Өй салуның ние бар?!

Әлеге программа нигезендә торакка дәгъва иткәндә гаиләнең торакка ихтыяҗы раслану кирәк. Ягъни бер кешегә туры килүче торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Программаның тагын бер таләбе – ир белән хатынга 35 яшь тулмавы шарт.

– Программманы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куя. Программа шартлары буенча, гаилә ир белән хатыннан гына торганда, торак суммасының 30 проценты күләмендә субсидия кайта. Балалар булса, субсидия 35 процентны тәшкил итәчәк. Балалар саны арткан саен субсидия күләме дә күбрәк була, дигән сүз. Районыбызда әлеге программа буенча 1 квадрат метр торакның бәясе 26 мең сумны тәшкил итә. Торакка бәяләр квартал саен яңартыла, – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Әлеге программа нигезендә торак алырга теләүчеләр яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Бүлек әлегә күпфункцияле үзәкнең икенче катында эшли. Документларны 1 июньгә кадәр тапшырып була.
– Октябрь аенда документларны Яшьләр эшләре министрлыгында махсус комиссия карый. Аңа кадәр район Башкарма комитетының иҗтимагый-торак комиссиясе тикшерә. 1 июньнән соң килгән документлар киләсе елда гына карала. Программа нигезендә яңа яисә икенчел торак алырга, өй салырга, ипотека өчен алынган кредитны капларга була, – ди Илшат Яббаров.
Быел җирлегебездә әлеге программа нигезендә бер гаиләгә субсидия кайта. Программада катнашырга теләүчеләр күп булса да, әллә ышанмыйлар, әллә документ артыннан йөриселәре килми. Югыйсә, дәүләт ярдәм иткәндә, мөмкинлекләрдән файдаланасы бит!
– Программада катнашучылар саны чикләнмәгән. Ун гаилә документ тапшырса, унысына да уңай җавап килүе ихтимал. Программада катнашучы гаиләләр саны күбрәк булган саен, субсидия алу мөмкинлеге дә күбрәк. Башка бик күп программалардан аермалы буларак, торакка дәгъва итүченең кайда эшләве мөһим түгел. Субсидия кайткач, биш ел бер урында эшләү дә таләп ителми. Шулай да программада катнашучыларның яшәү урыны буенча биш ел дәвамында бер урында теркәлгән булуы шарт, – ди Илшат Яббаров.
Программада бала үстерүче ялгыз әниләр һәм әтиләр дә катнаша ала.


Лилия Шәймиева

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев