Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Морг эшлиме?

Мөслимдә патологоанатомия бүлеге (морг) ачылгач, мәрхүмнәрне шәһәргә ярдырырга алып барасы булмый, бу эшне үзебездә башкарып булачак, дип җиңел сулап куйдык.

Тик соңгы арада “мәетне ярдыру өчен шәһәргә бардык” кебек сүзләр ишетелә. Мөслимдә морг ничек эшли? Мәетләрне нинди очракта ярдырырга мөмкин? Әлеге һәм башка сораулар белән патологоанатом Зирәк Фәтхетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Зирәк Флүнович, районда мәетләрне яру хезмәте нигә туктатылды?

– Моңа кадәр без лицензиясез эшләдек. Быел лицензия алуны төп таләп итеп куйдылар. Тоткарлыклар шуның аркасында килеп чыкты. 2022 елда – 32, 2023 елда – 57, быел сигез мәетне ярып тикшерү үткәрдек.

– Вафат булган һәркемне дә яру, тикшерү кирәкме?

– Мөслим патологоанатомия бүлегендә хастаханәдә яисә өендә үлгән мәетләргә тикшерү үткәрелә. Үтерүгә шик туганда, үлемгә китергән авыруның сәбәбен ачыклау мөмкин булмаганда, суд-медицина тикшерүе кирәк булганда мәетне яру Мөслимдә башкарылмый. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев