Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөслимдә

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов эш визиты белән районда булды

Районда монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов эш визиты белән булды.

Килүнең максаты - районның нинди эшләр, проблемалар белән яшәвен белү, катлаулы юридик мәсьәләләрдә практик ярдәм күрсәтү.

Программа район башлыгы Альберт Хуҗин белән очрашудан башланды. Аннан соң Алмаз Яфизов Мөслим лицееның өлкән сыйныф укучылары өчен "Монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге" дигән исем астында ачык дәрес үткәрде. Гамәлгә ашырыла торган контрольнең үзенчәлеге турында сөйләде, хезмәт практикасыннан мисаллар китерде.

Гражданнарны кабул итү район хакимиятендә оештырылып, анда Алмаз Яфизов газ хезмәте белән бәйле сорауларга җавап бирде.

Визит "Август-Мөслим" икмәк кабул итү предприятиесенә бару белән тәмамланды. Җитәкче Айрат Шәмсетдинов кунакны предприятие һәм аның  үзенчәлекләре белән таныштырды.

Гөлназ Җәлилова фотолары һәм администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев