Мәктәпне һич тәмамлап булмый!
Мәктәпне тәмамлаганга дистә еллар узса да, мин һаман “укыйм”! Минем кебек әти-әниләр әз түгел.
Беренче сыйныфтан ук балаларга проект якларга кушалар. Темасы да гади булмасын! Сабый башкаларны шаккатырырлык нәрсә уйлап тапсын соң?! Аңлашыла инде, бу эшне әти-әниләргә башкарырга туры килә. Кичке биштә эштән кайтып, ашарга пешергән, бетмәс- төкәнмәс көндәлек эшләрне башкарган әни кеше проектларны кайчан ясарга тиеш?!
– Төрле фәннәрдән ясалган презентация эшләренең эчтәлеге еш кына кабатлана. Бик сирәк баланыкы гына үзгә була. Әниләрне дә аңлыйм: интернеттан күчерелгән дип, балаларга “2”ле куеп кайтарасым килми. Без дә гаепле түгел, бездән дә таләп итәләр бит, – ди бер укытучы.
Отчетлар тапшырасы, документ тутырасы дип, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр дә сабыйлардан читләшә бара. Бала белән үткәрергә тиешле санаулы сәгатьне тәрбияче кәгазь эшенә бирә. Төне буе дәфтәр тикшерүче укытучылар, дәресе балалар өчен кызыклы булсын дип янып торучы тәрбиячеләр юк шул хәзер.
– Мин – өч бала анасы. Бала балага охшамый, диюләре хактыр. Өлкән балам тугызынчы сыйныфта укый. Без аның ничек укырга торып киткәнен, дәрес хәзерләгәнен белмәдек тә. Шулай тиеш кебек кабул ителде. Уртанчысы икенче сыйныфта белем ала. Мәктәп букчасын тутырудан башлап бөтен өй эшләрен әтисе белән икебез башкарабыз. Уку-укыту программалары бик авыр! Өй эшләрен интернет ярдәмендә эшлибез яисә сыйныфташларының әти-әниләреннән сорап алабыз. “Күчерергә бир әле!” – дип сорау 40 яшьлек хатын өчен оят та, көлке дә! Уку елы төгәлләнгәнен зарыгып көттем. Чәчләр агарды, бөтен нервлар бетте, сәламәтлегем какшады. Минем бүтән укыйсым килми! – ди, уенын-чынын кушып, Лилия Сәлахова.
Әйе, хәзер каникулларны балалардан бигрәк әти-әниләр көтә. Без беренче сыйныфка барганда укый белми идек. Кайда анда язу, тапкырлау таблицасы! Шулай да тормышта югалмадык, югары уку йортына да кердек! Ә бүген башлангыч сыйныфка алганда баланың укый-яза белүен төп таләп итеп куялар! Укый-яза белсә, мәктәпкә барып торуның кирәге дә булмас иде! Баланы шушы һөнәрләргә укытучы өйрәтергә тиеш түгелмени ул?! Беренче сыйныфка балалар җыючы укытучының, балалар бакчаларында йөреп, сайлап кына, “каймак” балаларны җыюы да аңлашылмый! Язу- укуы начаррак булган, лидерлар рәтендә булмаган нәниләргә нишләргә? “Фәлән укытучыга бирәсем килгән иде! Аның сыйныфы тулы икән инде”, – дип сөйли бер танышым. Бактың исә, баланы күңелеңә ошаган укытучыга бер ел алдан яздырып куярга кирәк икән!
– Көчле укытучы дигәч, баламны фәлән укытучыга бирәсем килгән иде. Укытучы миңа: “Балагыз “слабыйрак”, башка укытучыга бирегез инде”, – ди. Укытучыдан гайрәтем чикте. Укытып карамаган килеш ничек шулай җавап биреп була?! – ди Рүзилә Әхмәтҗанова.
Укуда арттарак калган баланы дәресләрдән соң алып калып укытырга да атлыгып тормый укытучылар. Без укыган чорда укытучылар “укуда аксаучыларга” өстәмә дәресләр бирә иделәр! Ә хәзер укытучы биреп җиткерә алмаган белемне әти-әни аңлатып бетерергә тиеш! Балалы әниләр “өй педиатрлары”на әйләнгән иде инде, хәзер укытучы да булырга туры килә!
Бүген репетиторларга да – чират! Шулай булмый соң, кайсы әти-әнинең баласын укуда артта калган итеп күрәсе килсен?!
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, проектлар, иҗади эзләнүләр, презентацияләр ясауны мәктәп укучылары түгел, аларның әти-әниләре эшли. Беркемгә дә кирәк булмаган, сыйныф бүлмәләрендә тузан җыеп яткан ул папкалар макулатурага тапшырыла бит инде. Баланың көченнән килмәгән эшне йөкләп эшләтү урынына укытучылар тормышта кирәкле һөнәргә өйрәтсеннәр иде. Мәсәлән, чиләктәге су күләмен үлчәү, сызымсыз гына үлчәм алу һәм башкалар...
Һәр укытучы укучыдан үз фәнен төгәл белүен таләп итә. География, биология, физика, татар, рус телләре һәм әдәбиятлары, тарих... Бу кадәр мәгълүматны укучы ничек истә калдырсын?! Географтан биология буенча мәгълүмат яисә физика укытучысыннан мәшһүр язучылар турында белешмә сорасаң, алар җавап бирә аламы?! Ә укучы барысын да белергә тиеш! Унбер ел дәвамында “тиеш” дип укыган кайбер үҗәтләр универсалга әйләнәдер дә, бәлки. Ләкин белем үзләштерү һәр балага да җиңел бирелми шул!
Әти-әниләрнең бер яки ике бала үстерү белән чикләнүләре аңлашыла. Аларны бит укытасы бар! Элек “ашатасы, киендерәсе бар” дисәләр, бүген әти-әниләр балаларын “укытудан курка”. Төгәлрәге, үзенең кабаттан укуыннан.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев