Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш!

Яңа ел алдыннан бәйрәм оештыручыларның фикере белән кызыксындык. Яңа ел ул – гомернең бер өлешенә бәя бирә, якын кешеләр арасында аны истә калырлык итеп үткәрә, ял итә торган вакыт. Кемдер ял итә, ә кемдер бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертә. Берничә көн дәвам иткән ялларыбызны файдалы итеп, Яңа ел могҗизасы тудыручылар бәйрәмне ничек кабул итә?

Синара Яббарова, район мәдәният йорты режиссеры:

– Яңа ел бәйрәмен мин, ноябрь төгәлләнеп, декабрьгә керү белән көтә башлыйм. Күңел могҗиза көтә! Декабрь азагына бу хисләр, балачак хатирәләренә уралып, тагын да көчәя. Без, мәдәният хезмәткәрләре, декабрь башыннан ук бәйрәм кәефе белән яши башлыйбыз. Үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашабыз, ел саен балаларга әкият куябыз. Быел, җирлегебезгә бәйләп, Мөслим-батыр турында “Яңа елның яңа серләре” исемле әкият сәхнәләштердек. Яңа ел концертына кызыклы скетчлар, юмористик номерлар әзерләнә, бик матур биюләр куела, яңа җырлар әзерләнә, костюмнар тегелә. Кыскасы, Яңа ел безнең өчен “эш бәйрәме” ул! 23.00 сәгатьтән соң бәйрәм өйдә дәвам итә. Безнең гаиләдә бер-беребезгә бүләк бирешү традициясе яши. Балалар хәзер бик акыллы: Кыш бабай бүләгенең серен беләләр. Дүрт оныгым бүләкләргә “заказ бирде”. Аларны куандыру – үзе бер шатлык! Оныкларым үзләре дә открыткалар белән сөендерә. Алар ясаган бүләкләр минем өчен үтә кадерле!

Яңа ел бәйрәмнәре бер көн белән генә тәмамланмый. Озын ялларда мәдәният, спорт, мәгариф бүлеге тарафыннан бик күп чаралар планлаштырыла. Балаларны һәм өлкәннәрне күңелле чараларга көтеп калабыз. Ялларыгызны саф һавада уздырырга теләсәгез, чаңгы, чана, тимераякта шуарга мөмкинлекләр тудырылган. Гомумән, районыбызның спорт заллары, мәдәният объектларының ишекләре һәркемгә ачык, күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз да, рәхим итегез!

Фото - С.Яббарованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев