Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кадрлар резервы стажерлары яшьләр белән очрашты

Мөслимгә эш визиты белән килгән ТР Рәисе кадрлар резервы стажерлары Мөслим яшьләре белән очрашты.

ТР Рәисе кадрлар резервы стажерлары Мөслим яшьләре белән очрашты.

Стажерлар үзләренең уңышка китергән юллары белән уртаклаштылар. Тырышлык, үҗәтлек һәм үз-үзеңә максат кую, уңышка ышануның бик зур көчкә ия булуы турында сөйләделәр. Авырлыкларны җиңеп һәрвакыт алга таба атларга, югалып калмаска өндәделәр.

Кунаклар Мөслим районына, халкыбызга соклануларын белдерделәр. "Ачык йөзле, дустанә, тырыш булганга күрә районыгыз да балкып тора",- диде алар. Стажерлар очрашуда катнашучыларга интерактив уеннар да әзерләгәннәр иде. Иң активлар һәм үҗәтләр, максатчаннар бүләкләргә лаек булды.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев