Иписез торып булмый
Ипигә бәя төрле кибетләрдә төрлечә булуына да игътибар иттек
Иписез торып булмый
Узган атнада ипигә бәя арту күзәтелде. Өченче квартал азагында яшелчәләргә, сөткә һәм ипигә бәяләр арткан. Ипигә бәя арту халыкны аеруча борчуга салды. Бер буханка ипинең бәясе 57 сумга кадәр менде. Ипигә бәя төрле кибетләрдә төрлечә булуына да игътибар иттек.
– Өченче квартал азагында әфлисунга (14,8 процентка), кыярга (6,3 процент), лимонга (2,6 процент), бананга (1,7 процент), помидорга (1,6 процент) бәяләр артты. Шулай ук сөт продуктлары: каймак, сыр, эремчек, майлылыгы 3,2 процентлы пастеризацияләнгән сөт, әче сөт продуктлары, каймак, шоколадлы сырлар һәм йогурт 1,3-2,8 процентка кадәр кыйммәтләнде. Сөләйман балыгы уылдыгы 12,6 процентка, туңдырылган балык (сельдьтан тыш), тозлы, ысланган, маринадланган балык һәм балык деликатеслары 0,8-1,8 процентка кадәр артты, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Гүзәл Мифтахова.
Ит (сыер, дуңгыз, сарык, күркә) һәм аннан ясалган фаршлар, деликатеслар, пилмәннәр – 0,5-1,8 процентка кадәр, кайбер ярмалар һәм икмәк-булка эшләнмәләре – 0,6-1,8 процентка кадәр, зәйтүн мае 2 процентка кыйммәтләнгән.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев