Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Игелек йорты

Мөслим картлар һәм инвалидлар йорты төзелүгә 30 ел тулды.

Картлык беркемгә дә сорап килми. Табигатьнең үз кануннары. Кешеләрнең дә үз язмышы. Тормыш шулай корылган. Ни кызганыч, язмышның ачысын күрергә мәҗбүр булган, саулыгын югалтып, караучысыз калганнар  да бар арабызда. 
Сәбәпләре нинди булуга карамастан  ялгыз калган, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне үзенә сыендырган үзенчәлекле йорт бар Мөслимебездә. Әлеге бина яныннан беркем дә битараф кына уза алмыйдыр. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты төзелүгә 1 августта 30 ел тулды. Тарих күзлегеннән караганда, әллә ни күп тә түгел кебек. Әмма кеше гомере белән чагыштырганда, 30 ел аз түгел. Әлеге йорт бусагасын атлап кереп, гомеренең соңгы көннәрен чит-ят, әмма гаҗәеп игътибарлы, сабыр һәм ярдәмчел шәфкать ияләре арасында каршылаган күпме әби-бабай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән никадәр кеше тәрбияләнгән шушы еллар эчендә!
Картлар һәм инвалидлар йорты 1992 елда халык телендә “буровой бараклары” дип йөртелгән урында төзелә. Бинаның проектын ясап, төзелеш эшләрен башлау, җиһазлау, кадрлар туплап, эшне җайга салу Равил Мөхәммәтов тырышлыгы белән башкарыла. Картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлекләрен кайгырту өчен уңайлы шартлар барлыкка килә, ә биредә эшләүчеләргә хезмәтләрен югары дәрәҗәдә башкару өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.    
1998-2006 елларда интернат-йорт директоры итеп Рәфкать Хамматуллин билгеләнә. Ул эшләгән елларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр өчен мунча эшли башлый. 2006 елдан интернат-йорт белән Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре Гөлнар Шакирянова җитәкчелек итә башлый. 
Биредә социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Утыз кешедән торган коллектив караучысы булмаган 50 ялгыз өлкәнгә хезмәт күрсәтә. Учреждение медицина кадрлары белән тулысынча тәэмин ителгән, үзәк хастаханә белән хезмәттәшлек оештырылган. Соңгы елларда яңартылган җиһазлар ярдәмендә дәвалау ысуллары камилләшә, социаль тернәкләндерүнең яңа технологияләре кулланыла. Өлкәннәр дәвалау физкультурасы кабинетында төрле тренажерларда шөгыльләнә, массажерлар куллана ала.
Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы проекты эшли. 2021 елда бу проектка Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты да кушылды. Өлкәннәргә тәрбия күрсәтү шәхси план нигезендә тормышка ашырыла. Проект кысаларында сиделка вазифасы барлыкка килгән.
Интернат-йортта яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә башкарыла:  хезмәт күрсәтү буенча учреждение республикада беренче бишлеккә керә. Интернат-йорт юбилеен “Мизгел” яшьләр үзәгендә тантаналы шартларда үткәрде. Хезмәткәрләрне, ветераннарны котларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, район башлыгы Альберт Хуҗин килде. Җитәкчеләр коллективка министрлыкның Рәхмәт хатын, бертөркем хезмәткәргә Мактау грамоталары тапшырды. 
Бүләкләргә, рәхмәт сүзләренә, мактауларга бай булды бәйрәм. Мактамаслык та түгел! Коллектив – ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көне. Хезмәтләре шундый. Гомерләрен шушы һөнәргә багышлаучылар сокландыра. Картлар йортында эшләү – гомереңне башкаларга багышлау, дигән сүз. Бу – шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату  сыйфатларын җыйган һөнәр. Коллектив һәм монда яшәүче әби-бабайлар интернат-йортның  эшчәнлеге, яшәеше белән һәрдаим кызыксынып торган хөкүмәтебезгә, районыбыз җитәкчелегенә, игелекле эшмәкәрләр, волонтерларга, киң җәмәгатьчелеккә чын күңелдән рәхмәтле. Өлкәннәрнең хәленә керә алган, аларны сөендерергә мөмкинлек тапкан мәрхәмәтле райондашларыбызның да күп булуы сөендерә. Киләчәк – игелеклеләр кулында!

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев