Язгы ташу көчәя!
Мөслимгә Олы Чакмак авылы ягыннан төшкән су аеруча куркыныч тудыра.
Мөслимгә басудан су төшә һәм аның күләме көннән-көн арта бара. Бу бик күп еллар күзәтелмәгән күренешнең нәтиҗәләрен киметү өстендә җаваплы бригадалар даими эш алып бара.
Көннәрнең кинәт җылытуы нәтиҗәсендә авыллар тирәсендә дә су төшү очраклары да ешая. Күпләр бу тамашаны күзәтергә, фото-видео төшереп калдырырга ашыга. Бу вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмасак иде. Бигерәк тә балалар белән уяу булыйк.
Фотолар - администрациянең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев