ГХАТ язмышларны терки
2024 елда районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ГХАТ) 509 гражданлык хәле актын теркәгән
94 кеше туган, 52 пар никахларын рәсмиләштергән, 45 гаилә таркалган. 288 үлем очрагы, 19 аталыкны билгеләү, 11 исем үзгәртү турында акт теркәлгән.
Моннан тыш, өч квартал эчендә башка төр юридик әһәмияткә ия 2868 гамәл башкарылган. Болар – гражданлык хәле актлары язмаларына үзгәрешләр кертү, тергезү һәм юкка чыгару, таныклыклар һәм белешмәләрне кабат бирү, чит дәүләтләр территориясеннән дәүләт теркәве турындагы документларны таләп итүдә ярдәм күрсәтү.
– Безнең бүлектә җиде төрле гражданлык хәле акты теркәлә: туу, үлү, никахны теркәү, аерылышу, баланың атасын билгеләү, уллыкка (кызлыкка) алу, исем алыштыру. Моннан тыш архив документлары белән эшлибез, телефон аша консультацияләр бирәбез. Документ бит кәгазь бите генә түгел, һәр актта – кеше язмышлары. Иң аянычлысы шул: соңгы арада аерылышучылар саны арта. Күпчелек пособие алу өчен аерылышырга гариза бирә. Ике арада аңлашу булмау, авырлыкларга каршы тора алмау, бер-береңә юл бирергә телә-мәү дә араның суынуына китерә. Гаиләләрне без суд карары нигезендә, хөкем карары буенча (ир яисә хатын өч елдан артык төрмәдә утырса) һәм уртак гариза нигезендә (балигълык яшенә җиткән балалар булганда) аерабыз. Гаиләдә балигъ булмаган балалар булган очракта, аерылышу турындагы гариза мировой судка тапшырыла, – ди районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова.
Бүлек кызлары хәбәр итүенчә, яшьләр хәзер купшы туйлар үткәрү ягында түгел. Кәләшләр дә, кияүләр дә никахны рәсмиләштереп, иң якын кешеләре белән генә бәйрәм итүне хуп күрә.
– Элек яшьләр купшы туй үткәрүне сайласа, хәзер күп очракта кемнең дә булса никахлашуы турында белми дә калалар. Замана яшьләре акыллырак, күрәсең. Яшьләр акчаны икәү сәяхәт итү өчен тотуга өстенлек бирә. Кунаклар җыймыйча гына, икәү-дән-икәү генә ял итәләр. Өйгә кирәкле җиһаз я булмаса машина алалар. Бу дөрестер дә. Элегрәк кредит алып туй үткәрүчеләр дә бар иде. Кайбер очракларда кредит түләнеп беткәнче яшьләр аерылышырга да өлгерә иде, – ди бүлекнең баш белгече Диләрә Шакирова.
Язылышу турында гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша 1 ел яки 1 ай алдан бирергә мөмкин. Язылышу вакытын, җитди сәбәпләр булганда, тизләтергә була. Җитди сәбәпләргә кәләшнең йөкле булуы, бала туу, авыру, үлем-китем керә.
ГХАТ бүлеге барлык язмаларны да электрон форматка күчереп килә. Архивта акт язмалары 1926 елдан бирле саклана.
– Электрон форматка күчү хезмәт күрсәтү вакытын кыскарта. Шул ук вакытта бу хезмәтләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтү мөмкинлеген дә бирә. Хәзер гражданнар, кайда булуларына карамастан, бала тууны тер-кәү, аерылышу, уллыкка алу, исем үзгәртү һәм үлемне тер-кәү өчен, теләсә кайсы ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Законда башка юридик әһәмияткә ия гамәлләрне дә читтән торып башкару каралган. Хәзер теләсә кайсы ГХАТ бүлегендә белешмәләр һәм таныклыкларны кабат алырга, акт язмаларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертергә, яңадан тергезергә һәм юкка чыгарырга мөмкин. Мөслимдә бала тудыру бүлеге ябылгач, көмәнле әниләр якын-тирә шәһәрләргә бара. Райондашларыбызның баланың туган урынын “Мөслим” дип күрсәтүе – ватанпәрлек! – ди Язилә Мәгалимова.
Махсус хәрби операция башлангач, никахларын рәсмиләштерүчеләр саны арткан. 2022 елның октябреннән башлап бүгенгә кадәр шундый 11 пар язылышкан.
– “Бала туу” суперсервисы да уңышлы эшләп килә. Әлеге сервис гражданлык хәле актларын, бүлеккә килмичә, дистанцион рәвештә теркәү мөмкинлеген бирә. Бу ысул белән 2023 елның июнь аеннан эшли башладык. Әлеге сервистан 68 пар файдаланды, алар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бала туу турында гариза бирделәр. Суперсервисны куллану җиңел. Ананың шәхси кабинетына бала туу турында электрон медицина таныклыгы килә. Ул тиешле гаризаны тутыра, балага исем сайлый, электрон медицина таныклыгын беркетә һәм әлеге комплектны иренең – баланың әтисенең шәхси кабинетына җибәрә, – ди Диләрә Шакирова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 декабрь саныннан укыгыз.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев