Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырыш узды
Утырышны Комиссия рәисе урынбасары - Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде
Район хакимиятенең конференцияләр залында видеоконференция режимында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырыш узды. Утырышны Комиссия рәисе урынбасары - Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш Яңа ел, раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы, балаларның куркынычсыз кышкы каникуллары, Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар мәсьәләләренә багышланды. Җаваплы министрлыклар вәкилләре урыннарда үткәрелүче саклык чаралары хакында таншытырды. Утырышта районның җаваплы бүлек җитәкчеләре катнашты. Утырыш төгәлләнгәч район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов барлык җитәкчеләргә урыннарда уяулыкны һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бәйрәм яллары вакытларына дежурлык оештырырга, өлкәннәр һәм балалар арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев