Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Эчү юньлегә илтми

Быел 7 райондашыбыз ялган аракы эчеп агуланган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова хәбәр итүенчә, узган ел рейдлар вакытында 300 литр “идән асты” аракысы табып алынган. Спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерүче өч райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылган. Бер райондашыбыз сыйфатсыз алкоголь эчеп, якты дөнья белән хушлашкан.

– Көмешкә сатучылар да очрап тора. “Өй шартларында ясалганы зарарсыз” дигән сылтау табып, күпләр көмешкә эчүгә ияләште. Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның күбесе “җитми калган эчемлек” алырга барганда тоткарлана. Көмешкә сатучыны рульдә булуың да, нинди хәлдә килүең дә борчымый. Иң мөһиме – товары үтсен! Ярый ла ДАИ хезмәткәрләре тоткарласа, салмыш килеш юл-транспорт һәлакәте сәбәбе булганнар да бихисап бит, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Ялган аракы сатучылар турында мәгълүматны район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә өйрәнә. 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев