Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Чүп кенә димәссең...

Җәй ахырына якынлашкан саен бакчалардан, ишегалларыннан үсемлек калдыклары чыгаручылар артканнан-арта бара

Көнкүреш калдыкларын капка төбеннән үк алып китүче “Гринта” оешмасы хезмәткәрләре чүп җыюда проблемалар белән очраша.

Быел яңгырлар бакчада мул уңыш алуга ярдәм итсә дә, чүп үләннәренең дә котырып үсүенә китерде. Уталмаган чүп атна-ун көн эчендә чабарлык булып үсеп җитә. Җәй буе үскәне кеше биеклеге булды. Ишегалдында да үсемлек калдыклары күп җыела. Махсус көйләнгән урын булмауны, ягарга ярамауны сылтау итеп, кайбер кешеләр капка төбенә корыган агач ботаклары, бакча чүбе, машина тәгәрмәчләре чыгарып куялар да, оешманың махсус техникасы шуны алып китәргә тиеш, дип саныйлар. Алып китмәгәч, халыкта ризасызлык туа.

Акчасы түләнгәч, чүп нинди булса да алынырга тиеш кебек. Чүп ташуда туган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен 1 август көнне җаваплы хезмәтләр Азнакай районында түгәрәк өстәл артында очрашты.

Проблемаларны урыннарда күрү өчен каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре алдагы көнне Тойгелде авылына да килде. Биредә “Гринта” җәмгыятенең генераль директор урынбасары Александр Оленин, Азнакайдагы “Полигон ТБО” оешмасы директоры Гөлнара Галимова, җәмгыятьнең Мөслимдәге бүлек җитәкчесе Илфак Рахмаев катнашында халык белән килешеп эшләү, мәгълүмат җиткерү, теләк-тәкъдимнәр алмашу буенча сөйләшү узды.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 август санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев