Җәмгыять тәрбияли (Фоторепортаж)
Иҗтимагый совет утырышында балалар тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстан халыклары ассамблеясең райондагы вәкиллегенең һәм район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышны әлеге оешмаларның рәисе Рушат Солтанов ачты. Ул узган елдагы эшчәнлек буенча хисап тотты.
Рушат Солтанов мәктәпләрдә еш була, тормыш дәресләрендә катнаша. Дүрт ел дәвам итүче “Рушат укулары” проектының авторы да ул. Әлеге проект укучыларны намуслы, әхлаклы булырга өнди, укытучыларга да ярдәм итә. Мөслим гимназиясе укытучысы Гөлшат Мөхәммәтҗанова “Россия халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаилә роле” Бөтенроссия конференциясенә әзерләнгәндә “Рушат укулары” методикасын кулланган һәм җиңү яулаган. Рушат Солтанов Татарстан халыклары ассамблеясенең райондагы вәкиллеге эшчәнлегенә дә тукталды.
– Безнең вәкиллек районда узган һәр чарага өлеш кертергә тырыша. Ассамблея халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау йөзеннән булдырылды һәм уңышлы эшләп килә, – диде ул.
Эшчәнлекләре милли мәсьәләләр белән тыгыз элемтәдә булган оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов яшь буын өчен борчылуын белдерде.
– Кайбер яшьләр исәнләшә дә белми. Бер мәктәп укучылары, укытучылары сәлам биреп китә, икенче мәктәп балалары башларын да күтәреп карамый. Тәрбиядә аерма сизелә ул, – диде Илгиз Низамов.
Ветераннар советы рәисе укучыларның социаль челтәрләрне артык күп куллануын да билгеләп үтте. Үсеп килүче буынны яхшыны яманнан аерырга өйрәтүнең әһәмияте турында да искәртте.
Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мөхтәсибәт эшчәнлеге турында сөйләде. Имамнар халыкка ярдәм итәргә әзер торса да, һәркемнең иң зур терәге – аның гаиләсе. Илгиз хәзрәт шул хакта искәртте.
– Балаларыбызда үзебез салган орлыкны күрәбез. Шуңа тәрбия мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк. Укулар үткәргәндә әби-бабаларыбызның тәҗрибәсен кулланырга, өйрәнергә тырышабыз, – диде ул.
Район мөхтәсибәте тарафыннан 17 авылда дин дәресләре алу өчен шартлар тудырылган. “Әйтер сүзем бар сезгә”, “Киемгә икенче тормыш” проектлары, мәктәп укучылары белән тормыш дәресләре, гошер сәдакасы җыю матур традициягә әйләнеп килә.
– Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Безнең бурыч – үз тарихын белүче, аны хөрмәт итүче, аларны туган ягы белән горурланучы балалар тәрбияләү. Үткәнне өйрәнүдә туган як музееның өлеше зур, – диде туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдретдинова.
Район миграция бүлеге җитәкчесе Роза Маракина районда 211 мигрант яшәвен билгеләп үтте. Узган ел мигрантлар арасында хокук бозулар булмаган. Бу – бик сөенечле хәл. Татулык булган җирдә конфликтларга урын калмый.
Чараның икенче өлеше музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Һәр милләт вәкилләре үзләренә хас йолаларны күрсәтте. Тамашачылар чараның бу өлешен аеруча кызыксынып карады.
Район башлыгы Альберт Хуҗин милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм популярлаштыруда иҗтимагый советның уңышлы хезмәт куюы турында әйтте. Иҗтимагый советның актив вәкилләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Рәмилә Сәлимова
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев