Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Әле арта, әле төшә...

Август аенда бәрәңге бәясе 6 процентка арткан

      Кибетләрдә кайбер төр азык-төлеккә бәяләр үзгәргән. Август аенда бәрәңге бәясе 6 процентка арткан. Кибетләрдә 1 килограмм бәрәңгегә бәя 48 сум 70 тиенгә кадәр күтәрелгән. – Бәяләр арту халыкта ризасызлык тудырмый калмый. 1 июльдән кыяр бәясе 6 процентка күтәрелеп, яшелчәнең 1 килограммы 112,87 сумга җитте. Кәбестә 5,44 процентка кыйммәтләнде. Кайбер продукциягә бәя күтәрелсә дә, бәя төшү очраклары да бар. Мисал өчен, помидорга бәя 159 сумга кадәр төште һәм кимү 3,25 процент тәшкил итте. Балалар туклануы өчен ит консерваларына да бәяләр сизелерлек кимеде. Бер дистә йомырка кыш-яз айларында 150-180 сум булса, 1 августтан ул уртача 105 сум тәшкил итте, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов. Социаль әһәмияттәге азык-төлеккә уртача бәяләргә килгәндә, арту әллә ни күренмәсә дә сизелә. Сарык ите, туңдырылган балык, акмай, көнбагыш мае, сөт, шикәр комы, бодай оныннан пешерелгән икмәк-булка эшләнмәләре, шомартылган дөге, тары, вермишельгә бәя арткан. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мөслим районы бүлеге белгечләре хәбәр итте.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев