Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?

Кисәк суытып җибәргәннән соң бу атнада Татарстанда янә җылыта башлаячак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, 29 августта Татарстанда җылыта башлый, һава температурасы +18 градус, 30 августта +20 градус, айның соңгы көнендә +21 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, Татарстанда җәйнең соңгы көне коры һәм җылы була. Республика халкын Белем көнендә дә шундый ук һава торышы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев