Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Акция

Минем герой. Минем гаилә

“ТАТМЕДИА” АҖ “Минем герой. Минем гаилә” акциясенә старт бирде. Икенче ел уздырылучы акция Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның батырлыгы турында сөйли. #МойГеройМояСемья һәм #МинемГеройМинемГаилә хештеглары белән сез дә социаль челтәрләрдә бабаларыгыз турында яза аласыз.

Бабам Гатуф (Габделгатуф) Абдуллин 1913 елда Татар Бүләре авылында туган. 1927 елда әтисе Габдулла һәм әнисе Гайниямал белән беренчеләрдән булып яңа төзелгән Кырынтау авылына күчеп киләләр.

Флүсә Шәрипованың истәлекләргә нигезләнеп язылган “Кырынтавым – күңел җырым” исемле китабында колхозлашу елларында бабамның инде зур булып, күмәк хуҗалык идеясен чын күңелдән кабул итүе һәм ярлылар комитетында да, агитация эшендә дә актив катнашуы турында әйтелә.

Бабама – 25, әбием Лотфисорурга 20 яшь булганда, 1939нчы елның 26 маенда алар гаилә кора. Шул ук елны янгын чыгып, колхоз ягы тулысынча янып бетә. Авыл советы рәисе Сәхипҗан Хафизов, Гәрдихан Мөхәммәдиев һәм бабай – өч дус Комсомольск на Амуре шәһәрен төзү буенча килгән вербовщикка язылып, юлга да кузгалалар. Алар анда сугыш башланганчыга кадәр эшли.

1941нче елның 7 июлендә бабамны шуннан сугышка алалар. Ул 119нчы укчы артиллерия полкында элемтә бүлеге командиры булган. Исәп карточкасында Япония белән сугышта бер ай катнашуы теркәлгән. 1945 елда демобилизацияләнгән. Яралары юк, диелгән. Шулай да мин аның бер кулы яраланып кайтуы турында беләм.

Сугыштан соңгы елларда бабам Кырынтауда бригадир, соңрак колхоз рәисе булып та эшли, яшелчә бакчасында эшли. Кырынтау авылы бетеп, бабамнар Михайловка авылына күченеп килгәч, мин аның каршыда гына урнашкан мәктәп котельныенда кочегар булып эшләгәнен хәтерлим. 

Сугыш турында ул беркайчан да сөйләмәде. “Без күргәннәрне башка беркайчан да күрергә язмасын”, – ди иде. Үсмер чагымда, телевизордан ГДРдагы гаилә эстафеталарын карап утырганда, бабабызның немецча сөйләшүләрен ишетеп бик тузынганы һәм телевизорны сүндереп куйганы истә калган.

1985 елда Гатуф бабай I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 

Бабам 1987нче елның 25 октябрендә 74 яшендә вафат булды. Ташлыяр зиратында җирләнгән.

Гөлназ Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья