Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Акция

Минем герой. Минем гаилә

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә акциясенә Гөлнара Хәкимова кушылды.

Бабам - Мирзаянов Шакирҗан Мирзаян улы, Актаныш районы Зөбәер авылында туа. 1939 елда Минзәлә педучилищесын тәмамлап, Табанлыкүл авылына укытучы булып килә. Шул авылның чибәр кызы Мөнәвәрәгә өйләнеп, гаилә кора. 1940 ел башында аны Алабугага кыска сроклы хәрби училищега укырга җибәрәләр. 1932-1935 елларда ул хәрби хезмәткә барып, өлкән сержант дәрәҗәсе алып кайткан була, шул сәбәпле, аңа хәрби училищеда уку җиңел бирелә.Училищены гел “5” билгеләренә генә тәмамлаган егеткә кече лейтенант дәрәҗәсе бирәләр. Курсантларны Көнбатыш Украинага хәрби хезмәткә җибәрәләр. Запорожье, Павлодар, Кировоград, Кременчуг... Шул китүдән фронтта. Сугыш беткәч, бары тик 1946 елда гына туган ягына кайта.

Шакир бабамның 1941 елның 6 июлендә фронттан язган хаты саклана.. Анда мондый юллар бар: ”Сөеклем Мөнәвәрә, кадерле улым Фирдәвис! Сезгә аз гына сугыш тынып торган арада үземнең хәлләрне әйтеп хат язарга булдым. Мин - взвод командиры. Ялны көтеп булмый. Көне-төне сугышабыз. Корал җитешле түгел. Ике кешегә бер мылтык, бер винтовка белән сугышабыз. Фашистлар көне-төне бомбалар, листовкалар яудыра. Анда коммунистларны юк итүне, я үзләренә тотып бирүне сорыйлар. Әсирлеккә эләгәм икән, иң каты җәза миңа булачак. (Алабугада укыганда партия сафларына кергән була). 3 июльдә радиодан Сталинның мөрәҗәгатен тыңладык. Аның чыгышы сугышчыларны рухландырды. Башкомандующий: “Без җиңәрбез, хаклык безнең якта!” – диде. Сөеклем Мөнәвәрә! Үзеңне һәм улымны ничек тә сакларга тырыш. Котырынган фашистлар Көнчыгышка ыргыла. Алар безнең туган якларга да барып җитмәгәйләре. Сезнең өчен борчылып, кулыгызны кысып, сагынычлы сәламнәр белән Шакирҗан. Бүтән күрешә алмасак, хуш, сау булыгыз!”

Гөлнара Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев