Мөслим-информ журналисты кунакта булды
Шигырь яраткан кешенең күңеле матур була, диләр. Сабыйларга кечкенәдән шигърият дөньясына мәхәббәт тәрбияләү мөһим.
"Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркемендә Мөслим-информ журналисты Лилия Шәймиева кунакта булды.
"Балалар автор укуында шигырьләр тыңладылар, әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар", - дип хәбәр итәләр "Кояшкай" балалар бакчасыннан.
Видео - "Кояшкай" балалар бакчасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев