Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Мәктәп яны лагеры эшен төгәлләде

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә балалар өчен оештырылган мәктәп яны лагерында 21 көн дәвамында 80 бала ял итте.

21 көн дәвамында Г. Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе каршында эшләп килгән мәктәп яны лагере балалар тавышыннан гөрләп торды. Лагерьга 80 бала йөрде. Балал­арның җәйге ялын оеш­тыру өчен мәктәп хез­мәткәрләре күп көч куйды. Лагерь начальнигы Гөлнур Мирсалихова, тәрбиячеләр: Гөлнара Асманова, Лена Вахитова, Илиза Закирова, Эльвира Зарипова, Энҗе Ибраһимо­ва, Дилә Каюмова, Чулпан Сабитова,  ИнзилТалипов, Гөлнира Фаткаева, Ләйсән Хал­иуллина, Римма Хәсәнова, Әлфия Шәвәлиева, Данилә Шәйхәйдарова, Айгөл Шәри­пова, тәмле ашлар белән сыйлаучы пеше­кчеләребез: Гөлия, Валя апа, Гөлгенә, Нурия, Нилүфәр, ​ хуҗалык бүлеге мөд­ире Радик Хафизов , ашханә, ял бүлмәләрен чиста итеп җыештыручы Халидә, Светлана апа­ларның, вахта хезмәт­кәрләре: Ландыш, Гөл­зада апаның, шәфкать туташы Розаның бер команда булып эш­ләве нәтиҗәсендә, ла­герь көннәре мавыкты­ргыч та, файдалы да үтте. Балалар бу көн­нәрдә рәхәтләнеп ял итте, төрле спорт уе­ннарында катнашып, киләсе уку елына сәла­мәтлекләрен ныгытып, белем нигезләрен ны­клап үзләштерергә әз­ер булды. Быелга  лаге­рь үз эшен төгәлләде, - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фотолар - Г. Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев