Балалар сәнгать мәктәбендә мастер-класс үтте
Курай мөслимлеләргә бигрәк тә кызыклы, чөнки безнең районның гербында курайчы егет сурәтләнгән.
Курай - бабаларыбыз күптәннән уйнаган милли музыка уен коралы. Курай мөслимлеләргә бигрәк тә кызыклы, чөнки безнең районның гербында курайчы егет сурәтләнгән.
"17 июльдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шаяхмәтов мастер-класска килгән барлык балаларны курай аппликатурасы һәм бу уникаль милли инструментның үсеше, аның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, барлык теләүчеләрне уйнарга өйрәтте", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев