Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәбриклибез!

27 апреля 2021, 11:40

5051

0

2

Тәбриклибез!

Мәлләтамак авылында гомер итүче кадерле әниебез Фәтхиева Асия Гариф кызының туган көне – 80 яшьлек юбилее. 
Барлык гомерен авылда яшәп, авыр эшләрдә эшли, тормыш йөген ялгызы тартып, ике бала үстерә. Әниебез тормышны яратып, бар булганына шөкер итеп яши. Өй тутырып гөлләр үстерә, тавык-чебеш асрый, безгә – балаларына – үрнәк булып тора. Кайчан барып керсәң дә, өе җыештырылган, ашы пешкән.
Әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, кайгы-хәсрәтләрсез озын-озак бәхетле гомер итүеңне телибез. Алдагы көннәрең гел кояшлы булсын, кайгы-хәсрәт сине урап үтсен. Син ныклы булганга тормыш авырлыкларын күрмичә, шатланып, сөенеп гомер кичердек. Син безнең өчен әни дә, әти дә булдың.
Юбилеең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез, безнең игелекләребезне күреп яшәргә язсын. 
Изге теләк, җылы сүздән башка 
Таба алмыйм олы бүләкне. 
Безнең өчен бик тә кадерле син, 
Бик тә якын, бик тә кирәкле. 
Иң изге теләкләр белән кызың Рәсилә, киявең Нияз, балалар.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X