Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 октября 2021, 09:10

435

0

0

Котлыйбыз!

Әмәкәй авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Исламова Әнүсә Салих кызына 31 октябрьдә 85 яшь тула. Әниебезнең матур көз айларыннан алган сөйкемлелеге, күңел халәте бөтен җиһан сокланырлык. Сабыр татар хатын-кызларына гына хас сыйфатларның барысын изге җанына җыеп, безнең бәхеткә, иң күркәм әниләрнең берсе булып яши ул. Әниебез гомер буе терлекчелектә эшләде. Хезмәт сөюе, кунакчылыгы, олысы-кечесенә уртак тел таба белүе белән хөрмәт казанды.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән тәбриклибез. Туар таңнар сиңа сөенечле хәбәрләр генә китерсен, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы алып килсен. Безгә бәхетле, куанычлы көннәр генә бүләк иткәнең өчен без сиңа рәхмәтлебез. Син безгә һәрьяклап яшәү үрнәге. Киләчәктә дә  куаныч тулы көннәрне юлдаш итеп, безнең күңел җылыбызны тоеп, игелекләребезне генә күреп, муллыкта, бәхетле һәм бәрәкәтле гомер кичерүеңне телибез.

Яшә әле, әни, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып килер көннәрдә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә, утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X