Реклама
Котлаулар
Кадерле ветераннарны котлыйбыз!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, хезмәт ветеранна¬ры Сәлахетдинова Гөлсинә Хәмбәл кызы (Тат. Бүләр), Исламов Габделхәким Ислам улы (Күбәк) – 85 яшьлек, Харисова Фәния Газиз кызы (Яңа Сәфәр) – 75 яшьлек, Нәүшиева Әнисә Миргарифан кызы (Шуганка), Борханов Мизхәт Әһли улы (Мөслим) – 70 яшьлек, Садриева Фәүзия Нурмөхәмәт кызы (Олы Чакмак), Зарипов Дилүс Сәгыйть улы (Вәрәшбаш), Вәлиева Роза Сәет кызы (Мари Бүләр) – 65 яшьлек, Мостафина Винира Әгъзаметдин кызы (Иске Вәрәш) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тор¬мыш, ныклы сәламәтлек тели¬без. Якыннарыгызның күңел җылысын, ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәттә озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт бул¬сын.
Рамил Муллин,
район башлыгы,
район Советы рәисе.
Илгиз Низамов,
район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев