Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мирхәйдарова Фәрсия Фәрис кызын туган көне белән котлыйлар

23 марта 2017, 05:58

1211

0

0

Мирхәйдарова Фәрсия Фәрис кызын туган көне белән котлыйлар

Көннәр аяз, күктән алсу нурлар сибеп, кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы- сагынып көткән яз җитә! Табигатьнең шундый матур чоры- 23 мартта минем әнием - Мирхайдарова Фәрсия Фәрис кызы дөньяга килә! Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул - табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе. Син кояш нурлары ак карпларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән олуг бәйрәмең, туган көнең - 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Бөтен гомереңне, көчеңне балаларга белем һәм тәрбия биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңеле булып кал. Алга таба дак шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа. Сөйкемле карашың кояшка тиң- Бар тормышны нурга күмәсең. Бу дөньяның барлык хикмәтләрен Бары тик син генә беләсең. Тормышта гел ярдәм итеп тора Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең; Иркәлисең, яратасың, юатасың, Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. Сәламәтлек, озын гомер язсын, Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә! Күңелең синең күтәренке булсын, Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә! Иң изге теләкләр белән кызың Алсу. Бу теләкләргә әтием һәм ике әбием дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X