Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим районындагы түгәрәкләр

Баланы нинди түгәрәккә бирим дисәгез, бу бүлектә Мөслим районының «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үткәрелгән бар түгәрәкләр дә күрсәтелгән. Шулай ук адрес һәм телефоннарын да таба аласыз

Монда нигездә башлангыч класс укучылары шөгыльләнә. Укучылар, гади конструкцияләрдән башлап, командаларны блок ярдәмендә үтәүче «акыллы» роботларга кадәр җыялар. Бүген алар датчиклар ярдәмендә төсләрне аера һәм каршылык алдында туктап кала торган конструкцияләр ясау белән мәшгуль. Берләшмәләр эшчәнлеген штаттагы педагоглар алып бара. Бүгенге көндә 12 кеше эшли. Коллективка яшь, яңа педагоглар һәм белгечләр кабул ителә. Алар яңа юнәлешләр буенча эшли. План нигезендә 259 балага өстәмә белем бирергә тиеш. Берләшмәләргә 80 процентка якын бала йөри. Укучыларга дәрестән тыш вакытларын файдалы уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Тәнәфес вакытында тамак ялгап алу, ял итү урыннары бар. Балаларын алырга килгән әти-әниләр телевизор аша оешманың эшчәнлеге белән таныша ала. 

–Район, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладык. Робототехника түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Мамадышта узган «Техно-игры 2.0» фәнни-техник квестта икенче урынга лаек булды. Яшь фотосөючеләр «Юность России» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында «Макро» һәм «Анималистика» номинацияләрендә – икенче, «Репортаж» номинациясендә өченче урынны яуладылар. «ХХI гасыр яшь техниклары» конкурсының республика турында «Техник модельләштерү» һәм «Робототехника» номинацияләрендә өченче урынны алдылар, – ди Аяз Бәдретдинов.

Сәләтсез бала булмый, бары тик аның белән эшләргә, аңа үз вакытында ярдәм итәргә генә кирәк. Үзәктә алган белем балаларга киләчәктә һөнәр сайларга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәр, шәт.