Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим районының спорт командалары

Мөслим районының «Юность», «Ильтранс», «Мирас» спорт командалары район, республика һәм Бөтенроссия ярышларында катнашып кубок, медальләргә елда баеп тора. Бу бүлектә аларның бөтен спорт юлы тасвирлана. Шулай ук бу бүлектә безнең спортчылар белән таныша аласыз

Бариев Ларис Хамбал улы 1984 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны КДПИга физик тәрбия факультетына укырга керә. 1984 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1986 елда демобилизацияләнә һәм шул ук елны институтта укуын дәвам итә. Институтны тәмамлый һәм физкультура укытучысы булып Мөслим урта мәктәбенә килә. 1999-2011 елларда Мөслим урта мәктәбендә директор булып эшли. 2011 елда Мөслим районы «Мәгариф идарәсе» башлыгы була. 2017 елдан спорт мәктәбендә кул көрәше буенча тренер булып эшли. 2001 елны «Татарстан Республикасының физик культура отличнигы», 2006 елны «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеменә ия була.
Бүгенге көндә 35 спортчыга кул көрәше буенча физик күнекмәләр бирә. Бик күп республика һәм рәсәй күләмендә призерлар әзерләгән тренер. Кул көрәше буенча ике Россиянең Спорт мастеры, җиде спорт мастерына кандидат әзерләде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гыйздуллина Гөлназ Фантимер кызы 1992 елда Мөслим районының Кубәк урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Әлмәт физик культура техникумына укырга керә. 1994 елда физик культура укытучы-оештыручы белгечлеге буенча техникум тәмамлый һәм шул ук елны Баек урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып кайта. 2002 елда Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы «Яшьлек спорт мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем биру учреждениесендә тренер-укытучы булып эшли. 2015 елдан инструктор-методист һәм бадминтон буенча тренер-укытучы вазыйфасын башкара. 2021 елда Уфа шәһәренең «Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясен тәмамлый.  2019 елда Тататарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла.
2021 елда «Татарстан Республикасының физик культура отличнигы» исеменә лаек булды. Бүгенге көндә 27 балага бадминтон буенча физик күнекмәләр бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Софеев Илгиз Фазлыәхмәт улы ТАССРның Мөслим районы Либхнет авылында туган 1964 елның 9 декабрендә 1982 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Хәрби бурычлы, СА сафларында 1983 елның апреленнән 1985 елның апреленә кадәр хезмәт иткән. 2003 елдан 2006 елга кадәр Мөслим балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә директор 2006 елдан 2023 елга кадәр алкалы хоккей буенча тренер-укытучы 2023 елдан бүгенге көнгә кадәр АХЧ буенча директор урынбасары һәм бер үк вакытта алкалы хоккей буенча тренер-укытучы. Белеме урта-махсус, 1 нче квалификация категориясенә ия. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең, районның һәм ТР МДМС Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2018 ел " ТР физик культура һәм спорт отличнигы Илгиз Фазлыәхмәт улы укучыларны ярышларга әзерләүгә зур игътибар бирә. Хоккейчылар төрле рангтагы ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Өйләнгән, 21.12.1990 елда өйләнгән. Кызы софеева Ләйсән Илгиз кызы бар 27.11.1991 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кашапов Илназ Рәфис улы Сарман районының Александровка авылының урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый, 2004 елда тәмамлый, мәктәптә укыганда шулай ук милли көрәш белән шөгыльләнә, призлы урыннар яулый, Сарман районы җыелма командасы составында була. Соңыннан Әлмәт физик культура техникумына укырга керә, 2006 елда тәмамлый. Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә читтән торып укырга керә. Ә 2006 елның ноябреннән Мөслим балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә эшкә алына. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе грамоталары һәм ТР Спорт һәм труизм министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2019 елда «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» исеме бирелә. Тренер укучыларны ярышларга әзерләүгә җитди игътибар бирә. Анда тәрбияләнүчеләр тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтәләр: Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары. Илназ Рәфис улы үзе дә волейбол ярышларында катнаша. Үз шәкертләре өчен үрнәк булып тора. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Коллективның иҗтимагый тормышында актив катнаша.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Давлетшин Алмаз Әмирҗан улы Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлап Варяшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. «Яшьлек» спорт мәктәбендә тренер булып эшли. 2012 елны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла. 2018 елны «Татарстан Республикасының физик культура отличнигы» исеменә лаек була. Бүгенге көндә 40 спортчыга йөзү буенча физик күнекмәләр бирә. Күп кенә район һәм республика призерлар әзерләгән тренер.