Түбән Табын интернат-мәктәп
-
Тасвирлама:
ТР Мөслим муниципаль районының “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 1971 елда "Тойгелде ярдәмче мәктәбе" буларак оештырылган. 2011 елда мәктәп-интернат Ташлияр авылына күчерелә, ә 2016 елда, капиталь ремонттан соң, мәктәп-интернат Түбән Табын авылына күчерелә. Мәгариф учреждениесенә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар республика комиссиясе бәяләмәсе һәм ата-аналар гаризасы нигезендә кабул ителә. Мәктәп-интернат 5 көнлек уку атнасы режимында эшли, дәресләр 1 сменада үткәрелә, дәресләр 40 минут дәвам итә. Көннең беренче яртысында укулар, икенче яртысында сыйныфтан тыш чаралар, үз-үзеңә әзерлек, тәрбияләү сәгатьләре үткәрелә. Көн тәртибендә иртәнге гимнастика, гигиена процедуралары, уку дәресләре, 5 тапкыр туклану, сыйныфтан тыш чаралар, спорт сәгатьләре каралган, иҗтимагый-файдалы хезмәт өчен вакыт бүлеп бирелгән. Тәрбия-белем бирү процессын гамәлгә ашыру өчен 10 уку кабинеты, 2 техник остаханә, актлар залы, информатика кабинеты, спорт залы, медицина блогы, ашханә җиһазландырылган. Тәрбия-белем бирү процессын матди-техник яктан тәэмин итү махсус (коррекцион) белем бирү программалары таләпләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә, шулай ук укучылар шәхесен психофизик коррекцияләүгә ярдәм итә. Укыту рус, татар телләрендә алып барыла.
-
Директор:
Гилязова Дамира Ахтямовна
-
Телефон:
- 8 (85556) 3-90-17
-
Электрон почта:
stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru
-
Адресы:
Мөслим районы, Түбән Табын авылы, Мәктәп ур., 40 а йорт