Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим районының «Батырлар йорты»

Мөслим районының «Батырлар йорты»
  • Тасвирлама:

    Батырлар йортында хәрби экспонатлар, чынбарлыкка якын сугышчан экспозицияләр урын алган

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Мөслим авылы, Пушкин ур., 42а йорт

Батырлар йортының бер залы Ватан геройларына багышланган. Биредә өч Советлар Союзы героена һәм “Дан” орденының тулы кавалеры Бадыйк Салиховка багышланган стендлар урын алган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган берничә стенд урнаштырылган, сугыш чорындагы окоп һәм блиндажның музей тибындагы экспонатлары урын алган. Биредә фронтта кулланылган төрле коралларны да күрергә мөмкин. Залда ике электрон система эшли. Аларның берсенә – Бөек Ватан сугышы чоры, икенче системага Әфган, Чечня сугышлары, Сириядәге вакыйгалар хакында мәгълүмат тупланган. Системада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган яңа бүлек тә ясалган.