Мөслим мөгаллиме Россиянең 250 иң яхшы физкультура укытучысы исемлегенә керде
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмир Айгилдин россиякүләм бәйгедә призлы урын яулады
Россия футбол берлеге педагоглар өчен "Магнит футбола" исемле һөнәри бәйге нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстаннан әлеге бәйгедә 2024-2025 уку елы дәвамында "Мәктәптә футбол" проектын тормышка ашырган 30 укытучы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында Татарстан Республикасыннан 4 укытучы бар.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмир Айгилдин - шуларның берсе. Ул Россиянең 250 иң яхшы физкультура укытучысы һәм өстәмә белем бирү педагогы исемлегенә керде. Мөгаллим нәтиҗәле хезмәте өчен 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Фото - Мөслим урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев