Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Михайловка мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары җыелды

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинар - практикумы Михайловка урта мәктәбендә оештырылды.

Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Тарих дәресләрендә патриотик тәрбия» темасына тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинар - практикумы узды. Михайловка мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Лилия Чубарова, Светлана Арефьева 6 һәм 10 сыйныфларда тарих буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. Мөслим лицее укытучысы Светлана Җәләеваның «ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә  һәм дәрестән тыш эшчәнлектә патриотик тәрбия бирү» темасына чыгышы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучыс Синара Яббарованың «Тал-тирәкле Метрәем» автор китабы презентациясе педагогларда зур кызыксыну уятты. Семинар барышында РМО җитәкчесе Римма Мөхәммәтдинова тарих һәм җәмгыять белеме буенча 2023 елда уздырылган  Бөтенроссия тикшерү эшләренең (ВПР)  анализы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе методисты Лариса.Арсланова семинар эшенә йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде.

Фото - мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев