Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Метрәй башлангыч белем бирү мәктәбе базасында семинар үтте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл йөрү кагыйдәләрен формалаштырганда кирәкле практик күнекмәләрне камилләштерүгә тагын бер кат игътибар бирелде.

Мәгариф идарәсе планы нигезендә Метрәй башлангыч белем бирү мәктәбе базасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә ата-аналарның үзара хезмәттәшлеге буенча эшләрдә яңа алымнар"дигән темага  район семинар-практикумы узды. Семинарда дәресләр, мастер-класслар каралды, эш тәҗрибәсеннән педагогларның чыгышлары тыңланды. Семинар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча эшлекле уен белән тәмамланды. Семинарның төп максаты-  мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү  тәрбиячеләре белән эш тәҗрибәсе уртаклашу, аларның әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл йөрү  кагыйдәләрен формалаштырганда кирәкле практик күнекмәләрне камилләштерүгә тагын бер кат игътибар бирелде.

Фото - мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев