«Ломоносов укулары» конференциясеннән җиңү белән
Баланлы төп мәктәбе укучылары фәнни-гамәли конференциядә катнашып призлы урыннар яуладылар.
30 март көнне 5-9 нчы сыйныф укучыларының Яр Чаллы шәһәрендә үткән Бөтенроссия "Ломоносов укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте.
"Баланлы төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Динә Газымова - 2 нче, Язилә Хәсәнова 3 нче урынга лаек булдылар", - дип хәбәр итәләр безгә Баланлы төп мәктәбеннән.
Җиңүче кызларның фәнни җитәкчеләре - Гүзәл Газымова, Гөлсинә Сафина.
Фото - Баланлы мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев