Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Ел укучысы

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә “Ел укучысы” бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә район мәктәпләренең 4 сыйныфында укучы 11 егет-кыз көч сынашты.

Иң элек катнашучылар үзләре белән таныштырды. Укучылар арасында сүз осталары, төрле уен коралларында уйнаучылар, кул эшләрен үз итүчеләр шактый иде.

– Бәйгедә катнашучылар төрле сынаулар үтте. Шунысын да әйтергә кирәк: егет-кызларның һәркайсы “Ел укучысы” исеменә лаек. Балаларны бәйгегә әзерләүче башлангыч сыйныф укытучыларын чиксез хөрмәт итәм, – ди мәгариф идарәсе методисты Илмира Харитонова.

– Бәйге бик күңелле үтте. Мин үземне сынауда дип хис итмәдем. Иң ошаган этап – “кара тартма” булды. Оештыручылар безгә тартмага яшерелгән җисем турында табышмак әйтте, без җавапны язмача бирергә тиеш идек. Көндәшләрем бик зирәк, шуңа күрә бәйге дә кызыклы, – ди Метрәй мәктәбе укучысы Рүзәл Шәрифуллин.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев