Бөтенроссия форумында катнаштылар
Заман һәм мәгариф

Бөтенроссия форумында катнаштылар

Мөслим гимназиясе һәм Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Түбән Кама шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия форумында чыгыш ясадылар.

15 февраль көнне Түбән Кама шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясендә "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән Бөтенроссия форумы узды.

"Анда Мөслим районыннан 3 укучы һәм 2 укытучы катнашып, авыл тарихы, районның күренекле кешеләре турында фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Баланлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Динә Газымова һәм Мөслим гимназиясенең 7 сыйныфында белем алучы Айназ Галимова 1 урынны яуладылар. Гимназиянең 4 сыйныф укучысы Асылъяр Хәсәнова лауреат дипломына ия булды", - дип хәбәр итә безгә Миләүшә Хәсәнова.

Укучыларның фәнни җитәкчеләре - Ирина Латыйпова, Миләүшә Хәсәнова, Гүзәл Газымова.

 Фотолар - Миләүшә Хәсәновадан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев