Балаларны яратырга кирәк!
Гөлнара Минһаҗева – Мөслим кызы. Күп әти-әниләргә ул “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе буларак яхшы таныш. Ике дистә елдан артык тәрбияче булып эшләү дәверендә Гөлнара бик күп балага беренче белем баскычына менәргә ярдәм иткән. Балаларны һәрвакыт ачык йөз белән, елмаеп каршы алучы Гөлнара кебекләрне халык “үз һөнәренең остасы” дип йөртә.
Гөлнара Минһаҗева – Мөслим кызы. Күп әти-әниләргә ул “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе буларак яхшы таныш. Ике дистә елдан артык тәрбияче булып эшләү дәверендә Гөлнара бик күп балага беренче белем баскычына менәргә ярдәм иткән. Балаларны һәрвакыт ачык йөз белән, елмаеп каршы алучы Гөлнара кебекләрне халык “үз һөнәренең остасы” ди п йөртә.
“Тәрбияче һөнәренә мәхәббәт балачакта ук уянды”, – ди Гөлнара. Кечкенәдән үк үзеннән кече малай-кызларны карап, көйләп йөртә ул.
– Урамга уйнарга чыккач, гел үземнән кечкенә балалар янында була идем мин. Әни дә: “Гөлнара уйнарга чыкса, күрше балаларын күтәреп, шуларны уйнатып йөри иде”, – дип искә ала. Балаларны яратуым тәрбияче һөнәрен сайларга этәргәндер, – ди ул.
Һөнәре белән ихластан горурланучы Гөлнара: “Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, – дияргә ярата. Мәктәп тәмамлагач кая укырга керәсен дә төгәл белә кыз. Минзәлә педагогия көллияте яхшы укыган, актив Мөслим кызын колач җәеп каршы ала. көллияттә дә Гөлнара үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын алып хезмәт юлын башлый. Укытучы булып эшләү белән бергә Яр Чаллы социаль-педагогик технологик ресурслар институтының читтән торып уку бүлегендә югары белем дә ала. Югары белем алгач, туган ягы Мөслимгә кайта.
– Тәрбияче һөнәре – бик авыр һәм җаваплы хезмәт, шул ук вакытта бик кызыклы һәм серле дә. Һөнәремне бик яратам! Балалар бакчасына аяк баскан һәр бала – үзе бер китап кебек. Бала бакчага йөри башлагач, без шушы китапның битләрен акрынлап ачабыз, өйрәнәбез һәм шул ук вакытта аны кызыклы язмалар белән баетабыз, – ди Гөлнара Минһаҗева.
Г. Минһаҗева еш кына төркемендәге балалар белән районкүләм чараларда чыгыш ясый. Төрле проектлар уйлап таба. Шуларның берсе – “Авылымның киләчәге бармы?!” проекты. Анда катнашучы балалар белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршында да чыгыш ясады алар. Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кунаклары да балаларның чыгышына югары бәя бирде. Әлеге проект нигезендә балалар әти-әниләренең туган авыллары тарихын, җиде буын бабаларының шәҗәрәсен өйрәнә.
– Шөкер, нинди генә бәйгедә катнашсак та, әти-әниләр кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Аларга мин бик рәхмәтле. Бала белән бакчада гына түгел, өйдә дә шөгыльләнергә кирәк. Кирәкле киемнәрне, атрибутларны балалар бакчасы үзе генә түгел, ә әти-әниләр белән бергәләп әзерли. Конкурсларда катнашып, җиңү яулау – үзе үк горурлык һәм зур бәхет! – ди Гөлнара ханым.
Хезмәте барның хөрмәте бар, ди халык. Гөлнара Минһаҗева өчен иң зур сөенеч – төркеменә йөрүче балаларның яратуы һәм аларның әти-әниләренең хөрмәте. Аның район мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, төрле бәйгеләрдә җиңеп алган Рәхмәт хатлары, дипломнары бар. Алар арасында балалар белән катнашкан бәйге-фестивальләр өчен язылган шигырьләр дә саклана. Әйе, күңеле тулганда, илһам килгәндәә шигырьләр дә яза Гөлнара.
– Шигырь язу – иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Күңелдә шигырь юллары туа башласа, тизрәк кәгазь белән ручка алып язарга утырам. Мин – иҗади һәм хыялый кеше, – ди ул. – Тәрбияче булып эшләү өчен балаларны чын йөрәктән яратырга кирәк. Бала бакчага ашкынып, яратып килергә тиеш. Бары шул очракта гына балалар белән уртак тел табып, матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Бакчабызга йөрүче һәр бала минем өчен бик кадерле һәм якын! – ди Гөлнара.
Фото – Г.Минһаҗеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев