Баек мәктәбендә семинар узган
Музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары тәҗрибә уртаклашу, яңалыкка өйрәнү максатыннан Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенә семинарга җыелганнар.
15 февраль көнне Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының "Сәнгать дәресләрендә патриотик тәрбия" дигән тема астында семинар узды.
"Баек мәктәбенең музыка һәм рәсем сәнгате укытучысы Рәйсә Гаттарова “Музыкаль образ һәм башкару осталыгы” дигән темага ачык дәрес, “Җырлаоке “ дигән баш астында интеллектуаль уен үткәрде. Күбәк гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлнара Вәлиева "Традицион бизәкләрне нәкышьләү (роспись) алымнарына өйрәтү. Жостово бизәкләре" дигән темага мастер-класс күрсәтте. Ул хезмәттәшләрен Жостово сәнгате нигезендә рәсем ясау серләренә өйрәтте. Чара балаларның, укытучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды", - дип хәбәр итә сәнгать укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Лилия Заянова.
Фотолар - Лилия Заяновадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев