Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Зур кеше буласы килә

Җирлегебездән чыккан йолдызчыклар еллар узу белән зур йолдызга әверелә. Шундый өметле йолдызларның берсе Илвир Габдрахманов шулай ди.

Илвир – Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең 2021 ел чыгарылыш укучысы. Ялгыз (сольный) җырлау буенча остазы Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алганнан соң, районыбызда эшләп килүче “МИрас”, аннары “Холодный драйв” вокал-инструменталь төркемнәрендә гитарист, җырчы буларак танылды.

Яшь булуына карамастан, Илвир музыка язарга һәм үз әсәрләрен башкарырга ярата. Метрәй егете Рүзәл Минһаҗевның “Авылым” шигыренә Илвир бик матур композиция язды. Җыр көннән-көн күбрәк җанатарлар яулады һәм Илвирга баш әйләндерерлек уңыш алып килде. 

– Сәнгать мәктәбенә килгән сөйкемле егетне беренче күрүдә үк ошаттым. Ниндидер бер нур, яктылык бөркелә иде аннан. Тавышы да бик матур. Шуклыгы да бар, шаярырга, төрле кызыклар да ясарга ярата үзе. Укуга теләге бик көчле булды. Ләкин укыган чорда конкурсларда бик катнашмады, сәхнәдән курка, ояла иде.

Укучыларымның уңышы – минем эшемә дә зур бәя бит ул! ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелгән бәйгедә Илвир иң яшь катнашучы (15 яшь!) булды.  Бүген ул Гөлфия Шакирова сүзләренә көй язып, “Әй, сандугач!” исемле өр-яңа җырны иҗат итү белән мәшгуль. Әлеге җыр мәхәббәт хакында, – ди Гөлназ Йосыпова.

Илвир һәр яклап та булган егет! Үзе көй дә яза, җырлый да. Кыскасы, егетебез – автор-башкаручы! Быел ул Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керде. 

Лилия Шәймиева

Фото - И.Габдрахмановның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев